Балаларны саклыйк.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Шулай ук, дәүләт власте, җирле үзидарә органнарының, хокук саклаучыларның һәм халыкның игътибарын наркоманиянең үсүенә, наркотикларның таралуының артуына каршы көрәшкә, наркотиклар белән җинаятьләргә киртә куюга юнәлтү. “Наркотикларсыз тормыш“ акциясе барышында киң масштаблы чаралар, шул исәптән, кеше күп була торган урыннарны тикшерү буенча профилактик рейдлар, халык белән профилактик очрашулар үткәрү планлаштырыла. Полиция хезмәткәрләре яшүсмерләрдә наркотикларга тискәре караш булдыру, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәлдерелгән лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Бу максат- лардан, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары да игътибар үзәгендә булачак. Районыбыздагы бәлигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе хезмәткәрләре очрашулар, профилактик әңгәмәләр үткәрә башлаганнар инде. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге шәһәр һәм авылларыбыз халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә үз өлешләрен кертергә һәм “Наркотикларсыз тормыш“ акциясендә актив катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокук бозу очраклары турында (843) 291-20-02, (85563) 3-14-65, 02, 3-23-71, 8-927-47-47-859 телефоннары белән хәбәр итәргә мөмкин. Һәр мәгълүмат оператив тикшереләчәк һәм хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International