Дусларны барлый торган чак.

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Хат ташучылар өчен “урак өсте“ бара – халыкны 2017нче елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыруның санаулы көннәре калды.

Үзәк газета-журналларга ул берничә көннән төгәлләнәчәк. Безнең “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарына 28нче июньгә кадәр подписка рәсмиләштерергә була әле. Келәүш, Усали, Җөри, Кама леспромхозы, Түбән Тәкәнеш, Тауиле, Мамадыштагы беренче һәм икенче элемтә бүлекчәләре аларга яздыруны бу юлы да бик уңышлы алып баралар. Гөлфия ХАҖИЕВА җитәкче- легендәге Келәүш, Кадрия ЮНЫСОВА җитәкләүче Усали һәм Зоя ЛЕКАНДРОВА җитәкли торган Тауиле бүлекчәләре хат ташучылары заданиеләрен үтәүгә дә ирештеләр. “Безнең хат ташучыларның бөтенесе дә әйбәт эшлиләр. Усали белән Владимир авылларына хезмәт күрсәтүче Рамилә ИМАМЕТДИНОВА белән Елена САПУРИНА халык белән бик тиз уртак тел табалар. Бу ике авылда кеше газета-журналларга күбрәк языла“,–ди Кадрия. Гөлфия Хаҗиева хат ташучыларының дүртесен дә – Фәнзилә ГУМБИНА, Юлия ЯКОВЛЕВА, Ясирә КАМАЛИЕВА һәм Зоя ШАХТИНАны мактавыбызны үтенде. Келәүш авыл җирлегенә кергән авылларда да хәзер күбрәк өлкәннәр гомер кичерә инде. Буш пуҗымнар да артканнан арта бара. Әмма алар “Нократ“ белән “Вятка“- га 141 подписка рәсмиләштергәннәр. Элемтә бүлекчәсе берничә тапкыр редакциябезнең махсус бүләгенә дә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International