Татарстанда социаль ипотека буенча торак алуга яшьләр арасында конкурс игълан ителде. Аны республика Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Татарстан Республикасы студентлары лигасы“ төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә. Аның максаты җөмһүриятебездә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашкан студентларның, аспирантларның, яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең, авылда яшәүче һәм эшләүче яшьләрнең торак шартларын яхшырту. Конкурста катнашу өчен дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә соңгы биш елда ирешкән уңышлар, җәмәгать эшләре күрсәтелгән анкета һәм портфолио тутырырга кирәк. Махсус комиссия 18 яшьтән алып 30 яшькәчә булган 49 кешене сайлап алачак. Конкурста 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр дә катнаша ала. Гаризаларны агымдагы елның 15нче мартына кадәр җибәрергә кирәк. Анкета электрон вариантта тутырыла: сайт – https¬:// ligatatarstan.ru/ zayavka na-ipoteku/. Конкурста катнашуның тулы шартлары белән муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү буенча секторында 3-31-30 телефоны аша таныша аласыз.