18 февраль көнне Усали авылы чын бәйрәм аренасына әйләнде. Бу көнне олысы-кечесе усали авыл җирлеге депутаты Ирек Миннехарис улы Миннегулов инициативасы, матди булышлыгы белән әзерләнгән, әнисе Сания Җәләл кызы Миннегулованың якты истәлегенә багышланган кичә уздырылды. Ул башта Коръән уку мәҗлесе белән башланып китте , анда гаиләдә әхлак тәрбиясе,ата-ана хакы, хатын-кызны бала тәрбияләүдәге гаиләдә тоткан урыны турында вәгазьләр тыңланды. Анда килгәннәр мәрхүмнәргә дога кылып, исәннәргә бәрәкәтле тормыш, саулык-бәхет теләделәр.
Кичәнең икенче өлеше Усали урта мәктәбенең укучылары-балалар фольклор ансамбле, “Усали егетләре” гармунчылары чыгышы белән дәвам итте. Кичәгә әзерләнгән көннәрдә түбән һәм югары сыйныф укучылары арасында “Минем әни иң-иңе...” дигән темага сочинениегә конкурс , шулай ук “Гаиләмдә иң бәхетле бала-мин !” дигән фотоколлаж конкурсы игълан ителгән иде, “Ирек Миннегулов” призына укучылар арасында өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Мәктәп фойесында укучыларның кул эшләре күргәзмәсе урнаштырылган иде.Алар буенча да урыннар билгеләнде. Җиңүчеләр һәркайсы Ирек Миннегулов кулыннан акчалата призлар , бүләкләр алдылар.
Кичәнең өченче өлеше халык белән шыгырым тулы мәдәният йортында дәвам итте. Концертка мәртәбәле “халык сандугачлары” Рөстәм Закиров, Вадим Захаров, Ильдар Ямалиев , баянист Булат Шәрипов чакырылган иде. Резидә Ганиева алып барган кичәдә Усалида яшәүче иң өлкән кешеләр - Магсумова Мәршидә апа, Зиязетдинов Гыйльметдин абыйларны, туган авылда төпләнеп яшәп, мактаулы үрнәк гаилә - Фәрит һәм Люция Нуриевларны олылап бүләкләү мизгелләре һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Бүген безне саклап , яклап яши.
Соң сулышта әйткән теләгең” –дигән исем астында барган концерт кичәдә һәммәбезгә тормыш бүләк иткән әниләребезгә мәдхия җырланды, аларның кадерләрен бел, гаиләләргә тигез, бәхетле, мул тормыш теләнде.
Усали халкы үз урынында якташлары Ирек Миннехарис улы Миннегуловка тирән рәхмәтен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләде, Авыл халкы исеменнән, җирлек рәисе Альмир Имаметдин улы Зиатдинов аңа Рәхмәт хаты һәм укучылар кулы белән эшләнгән сувенир тапшырды.