Мамадышлылар Ленар һәм Гөлия гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар.

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Мамадышлылар Ленар һәм Гөлия гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. 17 нче февраль көнне яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында гаризага кул куйды. Шарифуллиннар - адаш фамилияле кияү белән кәләш, ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш.
     Гашыйклар 3 ел элек итернет челтәрләре аша танышалар. Шул көннән башлап алар бергә. 21 декабрь көнне гашыйк кияү егете сөйгән яры Гөлиягә тәкъдим ясаган.

Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә балалары  туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International