Г елүсә Раифовна, законнар үзгәреп тора. Чит илләр гражданнарын эшкә кабул итүчеләр эшләрен нәрсәдән башларга тиешләр? –Районыбызга, гомумән Россиягә эшкә килүчеләр, беренче чиратта патент алырга тиешләр. Ә Әрмәнстан, Кыргызстан, Казахстан илләреннән килүчеләр патент рәсмиләштермичә эшли алалар. Алар эш бирүчеләр белән килешү төзиләр. Эш бирүче алар белән ки- лешү төзергә һәм өч көн эчендә бу турыда безгә–миграция хезмәтенә җиткерергә тиеш. Бу эшләнмәгәндә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 18.15нче маддәсенең 3нче кисәге буенча гражданнарга – 2 мең сумнан 5 мең сумга, вазыйфалы затларга – 25 мең сумнан 50 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф каралган. Башка илләрдән килүче гражданнар патент алырга тиешләр. Моның өчен югары уку йортларында рус телен белүдән, тарихтан һәм хокук белеменнән имтихан тапшыралар. Килгәч тә хастаханәдә медкүзәтү узу мәҗбүри. Кешедә төрле йогышлы авырулар булырга мөмкин. Кабат ай саен патент өчен 3288 сум 41 тиен дәүләт пошлинасы түләп баралар. –Узган гасырның туксанынчы елларын- да районыбызга элекке Союздаш ре- спубликалардан күченеп кайтучы- лар күп булган иде. Бу процесс кабат та дәвам итте. Алар бөтенесе дә Россия граҗданлыгы алып бетерделәрме? Хокукый статуслары көйләп бетерел- мәгәннәр (не регулированные правовым статусом) категориясенә керүчеләр һаман бар әле. Ягъни, кеше чит ил гражданины да түгел, Россия гражданлыгы да алмаган. Ике баланың туу турында таныклыгында әтисенең исеме башка документларындагы белән тәңгәл килеп бетми, хәреф хатасы бар, моны суд аша хәл итеп бетерергә кирәк иде. Милли паспортның срогы чыгып биш ел срок үткәннән соң кеше гражданлыксыз затка әйләнә. Алар тизрәк безгә мөрәҗә- гать итсеннәр иде. Без андый гражданнарга вакытлыча яшәүгә рөхсәт итүче документ бирәбез. Узган ел ул бер кешегә бирелгән иде. Быелга чыккач тагын бер кешегә бирдек инде. А зрак шул. Мөрәҗәгать итүчеләр юкмы, әллә андый рөхсәт бирү мөмкинлеге чикләнгәнме? –Узган ел вакытлыча яшәүгә рөхсәтне республика буенча 700 чит ил гражданлыгы булма- ган кешегә генә биреп була иде. Быел 5 мең кешегә бирергә рөхсәт ителде. Безнең район буенча 48 кешегә вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирергә мөмкин. Ягъни, ай саен 4әр кеше ала ала. Ул өч елга бирелә. Бер ел үткәч, “вид на жительство“га гариза бирә алалар. Моның өчен ул эшкә урнашкан, яшәү өчен кереме булырга тиеш. –Мамадыш районында миграция ту- рындагы законнарны бозучылар булгалыймы? –Узган ел, законнарны бозган өчен, дүрт чит ил гражданины илләренә кайтарып җибәрелделәр. Гражданин бер елда ике тапкыр миграция законнарын боза икән, аңа карата шушы чара кулланыла. Мисалга: чит ил гражданины бер адрес буенча теркәлгән, әмма икенче җирдә яши. Бу – закон бозуга керә. Кайтарып җибәрү (выдворение) суд аша башкарыла. Аллага шөкер, бездә җинаять кылучылары юк әле. Чит ил кешесе безгә килгәч, аны кабул итүче 7 тәүлек эчен- дә безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Казахстан, Кыргыстан, Әрмәнстан илләреннән килгәндә – 30, Тадҗикстаннан булганда 12 көн эчендә. Хуҗа безгә мөрәҗәгать итәргә оныта икән, аңа карата административ чара күреләчәк. –К үреп торабыз, районда Кавказ һәм Урта Азия халыклары саны күзгә күренеп артты. Күбесе эшләргә килә торгандыр. Гражданлык алучылар да бармы? –Узган ел егерме сигез кеше Россия Феде- рациясе гражданлыгы алды. Туганнары, әти- әнисе монда булганнар, Россиягә килгәч РФ гражданинына кияүгә чыгып яки өйләнеп өч ел яшәүчеләр, монда туып чит илгә киткән- нәр, үзе пенсионер, ә баласы РФ граждани- ны булганнар “вид на жительство“дан соң ук гражданлык алырга гариза бирә алалар. Ләкин алар чит ил гражданлыгыннан баш тартырга тиешләр. Тадҗикстан белән генә икеләтә гражданлыкка ия булырга мөмкин. –Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон хезмәтләр күрсә- телә. Сезгә дә аның аша мөрәҗә- гать итәргә буламы? –Россия гражданнары дәүләт хезмәтләре порталы аша пропискадан төшә һәм керә, паспорт алырга гариза бирә алалар. Паспорт алырга электрон төстә гариза җибәргәндә, ул бер сәгать эчендә бирелә. Гражданин 14 яше тулуга бер ай эчендә паспорт алырга, 20 һәм 45 яшьләре тулгач та бер ай эчендә аны алыштырырга тиеш. Бу срок узгач килүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар. Шулай ук пропискадан төшкәч тә бер атна эчендә яңа урында басу таләп ителә. Быелга чыккачта административ хокук бозулар турында 33 беркетмә төзелеп, 58 мең сум штраф салынды инде.