К өтмәгәндә-уйламаганда Раимә, (исемнәр үзгәртелде) кияүгә чыгам, дип йөри башлады. Егете белән танышуына да ярты ел чамасы гына. Әнисе шушы вакыт эчендә күрше авылда яшәүче булачак кияү турында җитәрлек мәгълүмат тупларга өлгергән була инде. Егет салырга да ярата. Әмма кыз аның өчен җанын фида кылырга әзер. Көннәрдән беркөнне шактый гына кызмача Хәбир Раимәгә: Иртәгә әзер булып тор, мин сине алып китәм, – ди. Кызның: Мине сорарга кеше җибәрмисең мени? – дигән соравына булачак ир кырт кисеп: Егерменче гасырда яшәгәнеңне онытма, нинди кыз сораулар ди инде ул, – дип җавап бирә. Раимә эченә тулган шатлыгын, кичен өенә кайткач, әнисенә дә ирештерә. Ана кеше: –Башың муеныңда, үкенерлек булмасын, аннары үпкәлисе булма, – дип җавап бирә. Кызганычка каршы, Хәбир икенче көнне килми. Өч көн уза, ниһаять, дүртенче көнне иптәш егете белән җиңел машинада килеп җитәләр алар. Раимәне өеннән чакырып чыгаралар да, аның айваена карамыйча, утыртып алып китәләр. Хәбирнең авылы Раимә яши торганнан дистә километр ча- масы ераклыкта, кайтканда юл урман буеннан да уза. Шул урманга җиткәч, Хә- бир машинаны туктата һәм иптәш егетенә җәяүләп кай тырга куша. Кабина эчендә икәү генә кал- гач, егет кызга сүз куша: –Син бүгеннән минем хатын, – дип кулла- ры белән Раимәнең күкрәкләрен капшый, өс киемнәрен салдыра башлый. Аннан соң ниләр булганын кыз томан аша гына хәтер- ли. Ә бит аның беренче никах кичен сөй- гәне белән йомшак түшәктә, иркә-назлар астында уздырасы килгән иде... Яшьлек җүләрлеге белән “мәхәббәт“ дигән булып, кемгә кияүгә чыкканымны абайламый калдым. Ә аннары соң булды. Көн саен диярлек исереп кайта, тыныч көннәрне сирәк күрә идем. Яши башлагач, кул күтәрүне дә чүпкә саный башлады ул. Башта бер сукканына түздем, икенчесен гафу иттем, дигәндәй. Тавыш чыгару, кыйнау гадәти күренешкә әйләнде. Кая инде ул иркә-назны күрү. Түшәктә дә ул үзен бик дорфа тотты. Әни янына кайтырга курыктым. Җитмәсә, анда гаиләсе белән абый яши иде. Миңа төннәрен елап, иртәгесен елмаеп эшкә барып, кешегә сиздермичә яшәргә туры килде. Ике балабыз туды. Җиде ел чамасы яшәгәннән соң сабыр канатым сынды да, аерылып китәргә булдым. Кызганычка каршы, ул беренче балабыз кызыбызны үзе белән алып калды. Мин алып киткән улым мәктәптә укый башлап, каникуллар- да әтисе янына баргалый башлагач, нык кына үзгәр- де: каршы дәшә, әйткәнне бик авырлык белән генә үти. Билгеле инде, монда әтисенең эзе ярылып ята, – дип сөйли ул. Дүрт яшьлек малаен алып, шәһәргә чыгып китә ул. Кеше фатирына урнаша. Бүген дә ул ике җирдә эшләвен дәвам итә. Кызы, мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортына керә. Беренче курстан ук ул анасыннан акча сорауны бернигә дә сана- мый. Кулына диплом алганнан соң кызы үзе укыган югары уку йорты урнашкан шәһәрдә эшли. Узган ел көзен бер кайтуында ул: Әни, мин синең шикелле кияүгә чыгып, азапланып тормам инде, бала табармын да, сиңа кайтарырмын, карап үстерерсеңдер бит? – дип, Раимәне телсез калдыра. Гаилә җепләрен өзеп, тормышны яңадан башлау фикере аның башына да килеп карамаган. Дөрес, хатыннары белән ае- рылышкан ике-өч кеше аңа гаилә кору тәкъдиме белән килгәннәр. Ләкин ул аларның барысын да кире борып чыгарган. Дөресен әйткәндә, беренче ирем белән җиде ел яшәү миңа көчле затларга карата хөрмәтне суытты. Сөяркә булырга тәкъдим итүче ирләр дә булмады түгел. Ышанырсызмы, юкмы, аерылганнан бирле минем бер мәртәбә дә чит ирләр кочагында булганым юк. Чөнки беренче иремнең миңа карата булган хайвани мөнәсәбәте ике зат арасында булырга тиешле сөю, назлау, ярату кебек изге хисләрнең юклыгына инандырды. Шуңа күрә мин үземне табигать тарафыннан бирелгән хисләрдән мәхрүм, дип саныйм. Хәер, миңа алар хә- зер кирәк тә түгел, – ди әңгәмәдәшем.