Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында унбиш эш каралды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова алып барды.
Гаилә нык, тату икән, җәмгыять тә нык һәм тату, дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын, дисәң, бер-берегезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Кызганычка каршы, моның асылын аңламаучы ата-аналар еш очрый әле. Алар аркасында күпме бала махсус учреждениеләрдә, әби-бабаларында яшәргә мәҗбүрләр. Комиссиянең чираттагы утырышында болар белән бәйле фактларның шаһите булырга туры килде. Тугызынчы яше белән баручы бер баланы ата-анасы сабый чактан ук авылда яшәүче әбисенә кайтарып куйганнар да, шуның белән–вәссаләм. “Әни, без баланы тудырдык, аны үстерү сиңа кала,“ – дигәнрәк кебек килеп чыккан бу. Килен кеше малаен тапканнан соң, бер мәртәбә дә кайтып күренмәгән. Ата кеше дә аның язмышы белән артык кызыксынмый. Сигез ел эчендә нибары алты мең сум акча биргән. Ә балага еш кына хастаханә юлларын таптарга туры килә. Әби кешегә оныгын опекага алудан башка юл калмый бу очракта. Эчүчелек, ызгыш-талаш, тәртипсезлек хөкем сөргән гаиләләрдә бала бернинди контрольсез үсә, нәрсә теләсә, шуны эшли. Хокук бозуга, хәтта җинаять эшләүгә кадәр барып җиткән үсмерләр нәкъ шундый гаиләдән чыга да инде. Утырышка чакырылган бер гаиләнең ике баласы “Өмет“ приютында тәрбияләнәләр. Унөч яшьлек кызларының һәм ун яшьлек малайларының анда эләгүенең төп сәбәбе – икесенең дә хәмер белән дус булулары. Җитмәсә, утырышка алар ике яшь чамасындагы сабыйларын да алып килгәннәр. Балага күз салам: тере, самими йөзендә елмаю чаткылары чагылып китә. Аны алда нинди тормыш көтәчәк? Әгәр әти-әнисе акылга утырып, эчүләрен ташламасалар, эшкә урнашмасалар, яши торган җирләрен тәртипкә китермәсәләр, аны да абыйсы һәм апасы язмышы көтмәс, дип беркем дә гарантия бирә алмый. Аның да җитеш тормышта, ата-ана мәхәббәте кочагында, җылы гаилә учагында тәрбияләнергә тулы хокукы бар бит. Бүген исә, ата-ананың приюттагы балалары янына барырга “вакытлары юк“, табигать тә “гаепле“ моңа: көннәр салкын тора, бураннар да “комачаулый“. Тагын бер ханымның унбиш яшьлек баласының язмышы кызыксындырмавы ачыкланды. Ул үзе еракта яши. Сәбәбе – акча эшли. Баланың әбисе исә оныгына тиешле тәрбияне биреп бетерә алмый, чөнки ул авырый. Комиссия утырышына чакырылган “гаепле“ ата-аналар арасында авылларда яшәүчеләр дә шактый иде. Дүрт бала тәрбияләп, эчүчелеккә сабышкан авыл хатыннары рухи кыйммәтләр турында уйламыйлар, ахрысы. Андыйларның һәр иртәсе күзләрен, суыткычта балаларымны ашатыр өчен ризыклар җитәме икән, дип түгел, баш төзәтер өчен кичәгедән шешә төбендә берәр рюмка калмады микән, дип ачудан башлануына һич шигем юк. Дөрес, акылга утырып, балаларын тәрбияләүгә җитди алынырга теләк белдерүчеләр дә бар. Җиде баласы булган бер ханымга карата профилактика органнарының реабилитация эшчәнлеге эзсез югалмаган: гаиләдә тәртип урнашкан. Хәзер бу гаилә социаль куркыныч категориясеннән ведомство патронатына күчерелде. Ә менә өч баланы тәрбияләүгә караганда аракыга өстенлек биргән анага моның өчен күп тырышырга, туры юлга басар өчен күпме вакыт кирәк булыр, әлегә билгесез. Яшерен-батырын түгел, социаль куркыныч категориясенә кергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар киләчәктә туры юлдан читкә тайпылалар, дигән фикер бүген өстенлек итә. Дөрес, арада хаталарын аңлап, бары тик изге гамәлләр кылып яшәгәндә генә тормышның матур, өметле булачагына ышанучылар да очрый. Мамадыш политехник көллиятендә белем алучы бер яшүсмер төркемдәшләре белән уртак тел тапкан. Көллияттә уздырыла торган чараларда актив катнаша, эчке тәртип кагыйдәләренә җитди карый.