Мәгълүм булганча, яңа елдан без җәмәгать транспортында йөргән өчен бер сумга артыграк түли башладык. Бүген шәһәр маршрут автобусында билет бәяләре 16 сум. Казанда бу – 25, Түбән Камада – 22, Яр Чаллы, Әл- мәт, Яшел Үзән кебек шәһәрләрендә 20 сум тәшкил итә. Күршедәге Кукмарада да бездәгегә караганда ике сумга артыграк түлиләр. 1нче апрельдән бәяләр тагын бер сумга артачак. Моның сәбәбе – запас частьларның кыйммәтләнүе.