Әлеге хакыйкатьне барлык кешеләр дә аңлап бетермиләр, ахрысы. Әгәр өйгә газ кертелмәгән, ул утын ягып җылытыла икән, кыш җиткәнче мичләрне карап, булган кимчелекләрне бетерергә була югыйсә. Шәһәрнең Чапаев урамында дүшәмбе көнне бер йортта чыккан янгынның сәбәбе дә мичне файдаланганда, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгән, дип фаразлана. Янгыннын сүндерү өчен барлыгы 20 тонна су кирәк була.