Агымдагы елда районда мәктәпкәчә яшьтәге биш учреждениедә капиталь ремонт үткәрелә. Болар – “Кояшкай“, “Нухрат“, “Миләшкәй“, “Ландыш“ һәм “Ләйсән“ балалар бакчалары. Дистә еллар бернинди “тернәкләнү“ күрмәгән әлеге учреждениеләрдә фасадларны, керү урыннарын, түбәләрне, инженерлык системаларын, нигез буйларын, санитария узелларын, кече архитектура формаларын яңарту күз уңында тотыла. Шул ук вакытта ишекләр һәм тәрәзәләр дә алыштырылачак, беренче каттагы бүлмәләрнең идәннәре җылытылачак.