11 февраль көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Рафил һәм Инзилә Низаметдиновларның беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Улларын алар Рамир дип атадылар, борынгы славян теленнән тәрҗемә иткәндә Рамир (яки тулы исеме Радамир) – “дөньяга куанучы” дигәнне аңлата.
Сабый чагында Рамир хәрәкәтчән, аны бер урында гына тотып тору бик кыен, кызыксынучан.
Бәхетле әти-әниләр балалары тууына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасы алдылар. “Сезне чын йөрәктән гаять сөенечле вакыйга – сабыегыз туу уңаеннан котлыйм” –сүзләре белән башланып китә ул.
ГХАТ булеге җитәкчесе Фәния Ахметшина әти-әнине уллары туу белән котлады, аларга бәхет, гаилә иминлеге теләде һәм исемле открытка белән ләлә чәчәкләре бүләк итте.