Көрәшнең барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш беренче урында

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Көрәш турнирының иртәгә – 10 февральгә, билгеләнгән ачылу тантанасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләр көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.

«Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде. Аларның үкчәсенә кемнәр басып киләме? Беренче унлыкта – Биектау, Теләче, Яңа Савин, Түбән Кама, Актаныш, Арча һәм Саба районнары. Көрәшнең торышы иң начар булган төбәкләр рәтендә – Югары Ослан, Бөгелмә, Тәтеш, Баулы, Лениногорск, Кайбыч һәм Спас районнары бар», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның әйтүенчә, моннан тыш иң яхшы көрәшчеләр, тренер һәм көрәш темасын яктырткан журналистлар да үз бүләген алачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген республика һәм күрше-тирә төбәкнең иң көчле көрәшчеләре Зәй шәһәренә җыелды. Алдагы ике көндә – 10-11 февральдә, шәһәрнең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Быел ул 54 нче мәртәбә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International