Шәдче Мәдәният йортында студентлар белән очрашу булды. 11 нче сыйныф укучылары студентларны тагы мәктәп елларына алып кайттылар. Алар дәресләрне, күңелле тәнәфесләрне искә төшерделәр. Сабыйлар күк уйнадылар, биеделәр, көлделәр. Очрашу күңелле булды.