2016нчы елда үзарасалым акчалары интенсив юл хәрәкәте аз булган “икенчел дәрәҗәдәге“ урамнарга 1150 яктырткыч урнаштыру өчен тотылды. Быел әлеге эшне төгәлләргә кирәк: автобуслар йөри торган урамнардагы яктырткычларны алыштыру планлаштырыла. Шәһәр урамнарында электр белән тәэмин ителешне автоматлаштырырга уйлыйбыз. Автобус тукталышларындагы павильоннар вандаллар кулы “үтмәслек“ләренә алыштырылачак, яңа балалар мәйданчыклары пәйда булачак, – ди Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Болар быелның 1нче мартына чаклы җирле референдумда килешенгән суммалар җыелган очракта гына тулысынча гамәлгә ашырылачак. Шәһәрдәшләребезнең бүгенге бурычлары – туган авылына, шәһәренә ярдәм күрсәтергә әзер булулары, үзвакытында акча тапшырырга кирәклеген онытмау. Әгәр агымдагы елның 1нче мартына чаклы килешенгән референдумда каралган суммалар җыелып бетсә, бу тулы күләмендә гамәл- гә ашырылачак. Ни өчен быел вакыт кыскартылды? Моңа хуҗаларча, бердәнбер ышаныч белән карар- га кирәк. Чөнки нигездә төзелеш һәм төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителә. Шуңа күрә барлык эшләр- гә, көзенкышын тотынганчы, аларны язгыҗәйге айларда башлау кулайрак. Шуңа күрә акчаларны агымдагы елның 1нче мартынача җыеп бетерү бурычы куелды. Республика бюджетыннан субсидияне быелның икенче кварталында алырга мөмкинлек туачак. Бүгенге көндә мамадышлыларның бурычы үзләренең туган авылларына, шәһәренә ярдәм итәргә әзер булу теләген истә тотып, акчаны актив тапшыру. Әгәр без бердәм булып әлеге мәсьәләне уңай хәл итәбез икән, өченче һәм дүртенче кварталларда урамнарга энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырудан экономия булачак, янга калган акчалар исә янәдән алдагы төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә мөмкинлек тудырачак, – дип ассызыклады муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар ФӘТТА ХОВ. Кайда һәм кемгә тапшырырга? Кайбер предприятиеләр һәм оешмаларда акчаны бухгалтерияләрдә җыялар. Тиешле сумманы район хакимияте бинасындагы 101нче кабинетка да алып килергә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, бердәм исәп-хисап үзәгендә дә түләргә мөмкин. Беркем дә квитанциясез калмаячак. Узган өч елда үзарасалым программасы гамәлдә булмаса, район җитәкчеләренә, прокуратурага юлсызлык, ремонтланмаган су линияләре, чишмәләр, рәтләнмәгән зиратлар, караңгы урамнар турында гаризалар шактый күп булыр иде. Без бу турыда гаилә бюджетына 200-300 сум “зыян килгәндә“ уйлыйбызмы соң?