Безнең футзалчылар – өченче.

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Республикабызда “Мини-футболны – мәктәпкә“ проекты уңышлы гына эшләп килә. Ул спортның әлеге төрен махсус түгәрәкләрдә шөгыльләнмәгән укучылар арасында популярлаштыруны максат итеп куя. Узган атна ялларында зона ярышларында җиңеп чыккан гомум- белем бирү мәктәпләре командалары Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексына финал бәйгеләренә җыелдылар. Анда 2001- 2002нче елларда туган кызларның һәм малайларның алтышар командасы катнашты. Районыбыз данын шәһәрдәге 2нче санлы лицей футзалчылары яклады. Финал ярышларын ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Мәгарифһәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Жанетта Соркина катнаштылар. Ике көн дәвам иткән бәйгеләрдә очрашуларның барысы да диярлек киеренке көрәштә узды. Бу аңлашыла да, чөнки беренче урынны яулаганнар Татарстан данын Идел буе федераль округы беренчелегендә яклаячак. Командалар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнең лицей футзалчылары үз төркемнәрен- дә Түбән Кама шәһәренең 29нчы санлы урта мәктәбе командасы белән ничьяга уйнады, ә Буаның 2нче санлы лицей уенчыларын 5:1 исәбе белән оттылар. Нәтиҗәдә, безнекеләр үз төркемнәрендә икенче урынны яуладылар. Ярым финалда аларның башкалабыз Казанның 152нче санлы мәктәбе командасы белән булган очрашуының төп вакыты 0:0 исәбе белән тәмамланды. Пенальти типкәндә бәхет казанлыларга тәтеде. Өченче урын өчен егетләребез Балтач районы командасын 4:0 исәбе белән бирелдерделәр. Беренче-икенче урын өчен барган хәлиткеч очрашуда казанлылар түбәнкамалылардан өстенрәк булдылар. Кызларга килгәндә, Әгерҗенең 2нче санлы мәктәбе футзалчылары ярышларның барлык этапларында да җиңеп, беренче урынны яуладылар. Бәйгеләр нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Безнең командадан әлеге исемгә Егор Чуманов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International