Өч айдан бөтен унберенче сыйныфлар укучылары, аларның әти-әниләре, мөгаллимнәр көтеп алган бердәм дәүләт имтиханы килеп җитә. Быел БДИны 229 укучы тапшырачак. Былтыргыдан 24 укучыга кимрәк. Бу, муниципаль район башкарма комитетының “Мәгариф бүлеге“ МКУ өлкән методисты Диләрә Гыйльманова сүзләренә караганда, 9нчы сыйныфтан соң укуларын дәвам итүче балаларның дәлиллеге турында сөйли. Без имтиханнар, чыгарылышларны БДИ биргәндә нинди үзгәрешләр көтүе турындагы әңгәмәбезне дәвам итәбез.
2017нче елда БДИ гадәти режимда узачак. Анда катнашуга рөхсәт алу өчен, иншадан “зачет“ алырга кирәк. Чыгарылышлар аны 2016нчы елның 7нче декабрендә яздылар. Элеккеге кебек үк, унберенчеләргә, мәҗбүри рәвештә, рус теле һәм математикадан БДИ тапшырырга кирәк. Башка имтиханнарны (ә алар 14 фән) укучылар үзләре сайлыйлар. Моны 1нче февральгә кадәр эшләделәр инде алар. БДИ тапшыруның вакытлары нинди? Ул өч этапта уза. Алдан–23нче марттан 14нче апрельгә кадәр, төп–29нчы майдан 1нче июльгә кадәр, өстәмә–20нче июньнән 1нче июльгә кадәр. Элекке еллар чыгарылыш укучылары БДИны алдан һәм өстәмә вакытта тапшыра. Бездә андыйлар алты. Алар нәтиҗәләрен яхшыртырга телиләр, яки башка фәннәр сайлаганнар. Җәмгыять белеме, физика, әдәбият, математика (профильле) тапшыралар. Быелгы БДИның контроль-тикшерү материалларында (КТМнар) үзгәрешләр бармы? Җитди үзгәрешләр юк. Физика, химия һәм биологиядән КТМнарда тест өлеше төшереп калдырылган. Сүз дә юк, мәктәп белемнәрен тирәнтен белү һәм мәсьәләләр чишү осталыгы кирәк булачак. Тестлар бөтен имтихан фәннәреннән дә бетерелгәнме? –Алар инглиз теле буенча БДИда гына калалар. Ә математика буенча ничек? –Бу фән буенча БДИның бурычы–укучылар- ның база һәм профильле дәрәҗәдәге белемнәрен дифференция ләштерү. Математика буенча мәк- тәп курсын тулысынча бик яхшы үзләштергән укучы фәнне югары уку йорты дәрәҗәсендә өйрәнүгә әзеррәк була. Профилле дәрәҗә сайлаучылар логик фикер йөртү таләп ителгән мәсьәләләр чишәргә туры киләсен беләләр. Чыгарылышларны һаман тимер эзләгечләр һәм видеокүзәтү көтәме? –Имтиханнарга кертү һәм БДИ бирү процедуралары үзгәрмиячәк. Быел, Рособрнадзор инициативасы белән, Бөтенроссия яшьләр берлегебелән бергә тормышка ашырылучы, проект старт алды. Аның буенча БДИ тапшыруны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, җәмәгать күзәтүчеләре белән берлектә, юридик һәм педагогик белгечлекләр студентлары да күзәтәчәк. Диләрә Фәйзрахмановна, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, чыгарылышларның БДИ тапшыруга әзерлекләре җитәрлек яхшымы? –Чыгарылышлар арасында “Сәләтле балалар“ муниципаль программасы популяр. Анда күбрәк имтиханнар тапшырасы фәннәр буенча шөгыльләнәләр. Көзге һәм кышкы каникуллар вакытларында Казаннан, Яр Чаллыдан, Лениногорсктан БДИ буенча укытучы экспертларны чакырдык. Алар унберенчеләр белән математикадан һәм рус теленнән дәресләр бирделәр. Язгы каникуллар вакытында да шундый дәресләрне үткәрергә планлаштырабыз. Бер төркем чыгарылыш укучылары мәҗбүри фәннәр буенча Казанга БДИга әзерләнергә барып кайттылар. Алар белән “Белем бирүнең сыйфатына мониторинг буенча республика үзәге“ ДБУ хезмәткәрләре, БДИ укытучы-экспертлары дәресләр үткәрде. Укучы- ларның БДИ тапшыруга омтылышлары югары, алар сайлаган фәннәрен тирәнтен өйрәнәләр.