Мәгълүм булганча, мондый чаралар Татарстан парламенты тарафыннан 2009 елдан бирле уздырыла. Беренче елны дәресләр "Законнар кайда барлыкка килә?" темасына багышланган булса, узган ел республика мәктәпләрендә укучылар өчен "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресләре үткәрелде. Парламент дәресләре кысаларында конкурс та оештырыла. Быел ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Башлангыч сыйныфларда укучылар арасында рәсемнәр бәйгесе, 5-9 сыйныфлар арасында иншалар, 10-11 сыйныфлар арасында эсселәр һәм "Татарстанның мәдни брендлары", "Безнекеләрне бел!" темаларына мәгълүмати роликлар, "Татарстан стратегиясе - минем стратегиям" темасына мәктәп проектлары бәйгесе узачак.