Күптән Усали төбәге халкын борчыган төен чишелде. Дружба бистәсендә яшәүчеләр хәзер үзләрен үги бала хәлендә итеп тоймый. Узган ел Түбән Әрнәш турыннан, үзарасалым акчаларына, юл эшләнде. Хәзер аны халык: “Саклап тотасы иде. Язгы-көзге пычракларда Кама урманчылары- ның Алабугага агач ташый торган машиналары таптап, изеп бетерергә мөмкин“,–дип борчыла. Бистәдә суны гомер-гомергә чишмәдән алганнар. “Юлны ача торган трактор чишмәгә бара торган юлны да ачсын иде“,– диде халык узган атнаның җомгасында үткән җыенда. Биредә бүгенге көндә алтмыштан артык кеше яши. Шуларның кырыкка якыны–пенсионерлар. Эш яшендәгеләр үзләренә шөгыль таба башлаганнар. Юрий СМИРНОВ умарталар тота. Игорь СМИРНОВ, агачларны цилиндрлап, буралар эшләп сата. Быел өстәлләр һәм урындыклар ясый башларга исәпли. Кайбер станокларны үз куллары белән әзерләгән. Агач йомычкаларыннан, цемент кушып, блоклар ясаган һәм шулар белән йортына янкормалар эшләгән. Гомумән, Усали төбәге халкы үз көнен үзе күрергә өйрәнеп бетеп килә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 51 трактор, 5 “КамАЗ“ автомашинасы, 37 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма эш кораллары, 354 җиңел машина исәпләнә. Лизинг-грант программасында катнашып техникалар алучылар да, башка төрле программаларда катнашучылар да булды. ЛПХ кредитларыннан барысы 1691 хуҗалык файдаланган. Соңгы ике елда Фәрит НУРИЕВ, Илшат ИМАМЕТДИНОВ, Ирек ЯРУЛЛИН гаиләләре республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләрен алып, маллар абзары җиткереп куйганнар. Быел да әлеге программада катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Нәтиҗәдә авыл җирлегендә маллар саны арта бара. Усалида яшәүче Айрат ГАРАПОВ үз хуҗалыгында унҗиде баш мөгезле эре терлек асрый. Аларның бише савым сыерлар. Владимирда яшәүче Владимир БОЧКОВ хуҗалыгында савым сырлар саны тугыз башка җиткән һәм ул былтыр 218,7 центнер сөт саткан һәм дүрт йөз мең сумнан артык акча эшләгән. Аның сыр-май комбинатына тапшырган һәр литр сөтенә уртача 18 сум 90 тиен акча түләнгән. “Таналарым да бар. Аларга хәзер аерым бина кирәк“,–ди ул. Өч пай җирен эшкәртеп чәчә икән инде. Малларын җәй йөртү өчен көтүлек кирәк булачагын да әйтә ул. Бу очракта иң яхшысы “элек- трлы көтүче“ сатып алып урнаштыру инде. Владимирдан Валерий Иванович ЮЗЕЕВ – 143,4, Николай ПЕТРОВ – 109, Валерий Михайлович ЮЗЕЕВ – 106,7, Югары Кыерлыдан Ирек ЯРУЛЛИН 69 центнер сөт тапшырып, гаиләләре бюджетларын шактый тулыландырганнар. Усалидан башта күпләп сарыклар, мөгезле эре терлекләр үрчетү белән шөгыльләнгән Рафис ПЕ- ТРОВ чын фермерга әйләнгән. 200 гектар җире бар хәзер. Аларны тагын да арттырмакчы.
Владимирда, Берсут Сукачыда, Усалида узган җыеннарда халык муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов алдында “Семиозерка“ крестьян-фермер хуҗалыгының пай җирләренә бернәрсә бирмәвен күтәрде. “Пайларыбызны кире алабыз. Кагылмасын безнең җирләргә бүтән“,–ди ючеләр булды. Узган ел “Агроимпекс Казыли“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Албайда 700 гектар көнбагыш чәчкән булган, көздән 600 гектар эшкәртеп калдырганнар. Владимирда узган җыенда аның вәкилләре дә катнашты һәм авыл халкының пай җирләрен үзләренә алып, быел көнбагыш чәчәргә теләкләре булганын җиткерделәр. Усали җирлегенә кергән авылларда бер пай җире 3,6 гектар тәшкил итә. Егетләр пайлары өчен халыкка акчалата түләргә вәгъдә иттеләр. Һәр пай өчен халыкның ел саен 250 сум чамасы салым да түлисе бар бит әле. Усали төбәге халкы үзләрендә туып-үсеп, бүгенге көндә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче, бик еш кына туган якларына булышып торучы эшмәкәрләренең күп булуы белән дә бәхетле. Югары Кыерлыда ел саен артистлар һәм бүләкләр алып кайтып сабан туе үткәрүче Илгизәр ХИСМӘТУЛЛИН фельдшерлык-акушерлык пунктын клуб бинасына күчерүдә һәм аңа кирәкле җиһазлар сатып алуда да ярдәм иткән. Равия ЗИЯРОВА туган авылы Берсут-Сукачыда өлкәннәр һәм балалар өчен мәдрәсә оештырган. Аңа йөрүчеләр өчен җәмәгате белән уку әсбаплары бастырганнар. Укытырга Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт килә. Кама урманчылыгы бистәсеннән дә укырга ике машина белән менеп йөриләр икән. Владимир авылына Динар ПАСЫЕВ ярдәм кулы суза. Сабан туена да бүләкләр алып кайта. Авыл урамнарында юл ясау өчен былтыр 300 мең сум акча биргән. “Тегермән чишмәсе“н яңартуга һәм будка ясауга ярдәм кулы сузган. Авыл җирлеге башлыгы Әлмир ЗИАТДИНОВ Ирек МИННЕГОЛОВның да гел булышып торуын әйтте. “Дустың булса, шундый булсын, горурланып сөйләрлек“,– диләр бит. Аларга рәхмәтнең иң зурысын җиткерә төбәк халкы.