2017 елның 1 нән 31нче гыйнварына кадәр Мамадыш ГХАТ булегендә 33 туу очрагы теркәлгән һәм 60 кеше вафат булган. Малайлар кызларга караганда күбрәк дөньяга килгән,23 кә 10 исәбендә. 11бала әниләре өчен беренче бала,16сы – икенче, 3се - өченче һәм тагын 3 бала – дүртенче.
Аерылышулар туйларга караганда азрак. 13 яшь пар язылышкан, 4 гаилә таркалу очрагы күзәтелгән. 2 милләтара гаилә төзелгән, берсе чит ил кешесе катнашында.
Яңа туган балалар исеменә килгәндә, беренче баскычта Кәрим һәм Илвина исемнәре тора. Шулай ук Гадел, Алмаз, Никита, Лиана, Марк, Руслан, Алсу,Антон, Вильдан, Булат, Искәндәр, Камил, Язилә исемнәре дә бар.