Бүген Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр.
Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан язуга 40 минут бирелә.
Имтихан биремнәрен эшләүдә республиканың брлык районнары да катнашачак. Мамадышта имтиханны 3нче мәктәптә язачаклар. Катнашу - ирекле.