Бака лайлалы, ә ялкау җайлы җир эзләр.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Әгәр узган гасырның утызынчы еллар азагы булса, бүген аякларында нык басып торучы шәхси хуҗалыклы кешеләргә “кулак“ келәймәсе сугылып, алар Себергә сөрелерләр иде. Тормыш үзгәрә, тарих тәгәрмәче тәгәри, илдә кайчандыр булган ялгышлар кабатланмас, дип ышанасы килә. Замана “кулаклары“ Көмешкүл авыл җирлеге бүген районда крестьян-фер- мерлык хуҗалыкларына бай төбәкләрдән санала. Биредә алар – сигез хуҗалык. Моннан тыш берничә гаилә ихаталарында күпләп мал, кошкорт асрыйлар, умарталар тоталар. Төбәктә элеккеге колхоз заманында төзелеп, хуҗасыз калган фермаларга да яңа ияләр табылган инде. Зур Өскедә Ралиф МИННЕКӘЕВ өч сарайны алган. Аларның берсендә ике дистәгә якын мөгезле эре терлек, сарыклар тотыла. Димәк, аның киләчәктә хуҗалыгын тагын да үстерергә нияте бар, дигән сүз. Марс ЮНЫСОВны республикада да яхшы беләләр. Соңгы елларда ул булганына гына канәгать булмыйча, крестьян-фермерлык хуҗалыгын үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырыша. Бүген аның хуҗалыгын миниколхоз дияргә була. Дистәләгән техникалы булды, күпләп маллар асрый, үзенең һәм арендага алынган 500 гектар чамасы җире бар. Алга таба малчылык белән җитди шөгыльләнергә ниятли. Шул максаттан Көмешкүлдә 200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән бер бинаны алып, аннан курчак өе ясап маташа. Тыштан матурлап төрелгән, эчендә тулы куәтенә төзекләндерү эшләре алып барыла. Фермер заманча технологияләрне кыю куллана. Моннан тыш ферма территориясен дә әйләндереп алган. Бүген авылда эш юк, ди ючеләргә шаккатам мин.

Менә миңа шушы фермаларны рәткә китерер өчен күпме эшче кул кирәк булды. Ферма территориясен әйләндереп алу өчен үземә дә шактый тир түгәргә туры килде. Кызганычка каршы, эшкә чакыргач, бик ашкынып тормыйлар. Югыйсә, хезмәт хакын да начар түләмим, – ди ул. Төбәктәге тәвәккәл егетләрнең берсе Зөфәр ШАКИРОВта  үзенең тормышын авылдан башка күз алдына да китерә алмый.

Җиләк үзе татлы, аны үстерү... Бүген авылларда халык белән очрашуларда тормышны алып бару, гаилә бюджетын тоту өчен күп төрле юллар барлыгы турында еш сөйләнелә. Соңгы вакытта җиләк үстерүнең отышлы булуы турында сүз алып барыла. Районда әлеге тармакта уңышлы гына эшләп килүчеләр турында яхшы хәбәрдарбыз. Көмеш-күлдә гомер кичерүче Марсель НИГЪМӘТҖАНОВ былтыр виктория үстерергә алына. Моның өчен 1,5 миллион сум грант ота ул. Җиләкне өч гектарда үстерергә уйлый. Дөрес, узган ел алынган грант нибары 1,5 гектарга гына җиткән. Чөнки әлеге мәйданга 52 мең үсенте утырту өчен миллион сумнан артык акча тотылган. Тамчылап сугару, махсус пленка, ашламалар өчен дә шактый сумма кирәк булган. Узган ел уңышы әллә ни күп булмаган. Сәбәбе – җиләкне соңрак утыртырга туры килгән. Быел булган барлык чыгымнар да капланыр, дип ышана ул.

Чаң сукканчы, сәбәп ачыклансын Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары адресына канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрый. Ләкин саладагы санап бетергесез проблемаларның барысын да хәл итү башлыкларның гына көченнән килмәгәнен аңларга иде. Бүген авыл җирлекләренең бюджетларында артык бер тиен дә юк. Көмешкүл төбәгендә авылларда рәтләнгән урамнарның кыскалыгыннан зарланучылар да табылды. Андыйларга математика белемнәрен эшкә җигеп, бер километр озынлыктагы урамны рәтләү өчен күпме акча кирәклеген исәпләп чыгару комачау итмәс иде. Иманым камил, быел һәр хуҗалыктан 300әр сум җыюга канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылачак. Бит халыктан акча күпме җыела, республикадан алына торган сумма да күбрәк була. Кайбер районнарда программа таләпләренә кергән һәр кешедән 500 һәм аннан да күбрәк суммада акча җыйганнар. Теге яки бу кимчелекнең нидән булуын тикшерми торып, чаң сугу да кирәк микән? Бүген ниндидер сәбәпләр аркасында кемнеңдер өендә су булмаган икән, бу турыда шәһәрдә яшәүче ул-кызларга хәбәр итеп, соңгыларының аны Интернетка урнаштырулары да аңлашылмый. Күршеңдә су булып, синдә булмый икән, гаепне йортыңа килә тор- ган су трассасыннан эзләргә кирәктер. Ә инде аны рәтләү һәр хуҗалыкның шәхси эше. Шуңа күрә, тырнак астыннан кер эзләгәнче, югарыда телгә алынган егетләр, Илнур МИННЕХАНОВ, Гүзәлия ГАТАУЛЛИНА, Илнур ИСХАКОВ һәм тагын дистәләгән тырыш, тормыш авырлыкларыннан курыкмыйча үз көннәрен күреп яшәүчеләр үрнәгенә иярергә кирәк. Башың белән эшкә чумсаң, сыныкка сылтау эзләргә вакыт та калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International