ТУРНИР ДӘВАМЛЫ БУЛАЧАК.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Һәр спортчы белә: аңа үсү, камилләшү өчен күнегүләр генә җитми. Моның өчен төрле бәйгеләрдә катнашып кына осталыкны арттырырга була. Еллык планда каралган чараларда гына катнашып та әллә ни ерак китеп булмый. Бу очракта спортны үз итүчеләр ярдәмгә килә дә инде. Андыйлар безнең районда да җитәрлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс ГАПТРӘХИМОВның яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча турнир уздыру турындагы ниятен авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре хуплап алганнар. Нәтиҗәдә узган атна шимбәсендә 2001нче елда туган һәм яшьрәкләр арасында менә дигән турнир оештырылды. Алла боерса, бу турнирны ел саен уздырырга ниятлибез. Аны басу-кырларда уңышлар җыеп алынып, икмәкләрындыр табакларына урнаштырылгач уздыруны күркәм традициягә әверелдерергә исәплибез, – ди Ильяс әфәнде. Көрәш буенча республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бәйгеләрдә катнашкан һәр көрәшчегә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар ФӘТТАХОВ район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Ә инде беренче һәм призлы урыннарны яулаган көрәшчеләр 800 һәм 500әр сум күләмендәга акча белән бүләкләнделәр. Милли көрәш буенча район җыелма командасының баш тренеры Рафаэль ХӘМИДУЛЛИН сүзләренә караганда, турнирда 12 авырлыкта җиңү яулаган көрәшчеләр тиздән Биектауда “Сабантуй“ газетасы призына узачак ярышларда команданың төп составын тәшкил итәчәк. ҖИҢДЕК ТӘ, ҖИҢЕЛДЕК ТӘ Узган атна ялларында шәһәребез хоккейчылары җанатарларын сөендерделәр дә, көендерделәр дә. Татарстан беренчелеге кысаларында үткән очрашуларда “Олимп-2003“ Бөгелмәдә җирле “Арслан“ны – 9:1, 2005нче елда туган хоккейчыларыбыз үз бозларында Менделеевскның “Лигры“ командасын – 4:0, алардан ике яшькә кечерәк уенчыларыбыз Лениногорскның “Нефтяник“ командасын 8:4 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Ә менә 2000-2002нче елларда туган кызларыбыз һәм зурларыбыз җанатарларның өметләрен акламадылар. Беренчеләре башкалабызның “Смена“сына 0:6 исәбе белән бирелсә, зурларыбыз үз бозларында Чирмешән хоккейчыларына 3:5 исәбенә оттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International