Узган атна шимбәсендә хастаханәдә 9-11нче сыйныф укучылары белән дәвалау учреждениесе хезмәткәрләре очрашты. Дөресрәге очрашуга үзләренең язмышларын медицина белән бәйләргә теләүчеләр килгән иде. Чара “Тормыш дәресләре“ муниципаль проект кысаларында узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова катнашты. Аны уздыру вакыты “Ак халатлы фәрештәләр“ исеме астында үтүче республика проекты белән тәңгәл килде. Чыгарылыш сыйныфлар укучылары табиб һәм шәфкать туташы һөнәре турында күп кенә мәгълүматлар алдылар. Бүгенге көндә 40тан артык якташыбыз югары медицина уку йортларында, утыздан артыгы көллиятләрдә белем ала. “Соңгы өч елда районга 15 яшь белгеч кайтты, шуларның 8е – 2016нчы елда,“ – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев. Мондый очрашулар районыбызда бишенче ел рәттән үткәрелә инде. Аның беренчесендә КДМУ ректоры Алексей Созинов та катнашкан иде. Аудитория каршында презентацияле фильм күрсәтү һәм уку йорты турында таныштыру белән университетның 6нчы курсында укучы Ләйсән Ситдыйкова чыгыш ясады.