Кәтери патшабикә канәгать калды.

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

“Ел җыры-2016“ фестивален карарга килмәгәннәр күп нәрсә югалттылар, дияр идем. Бай эчтәлекле, узган сезонда төрле мәдәни чараларда еш чыгыш ясаган җырчыларыбыз катнашында оештырылган концерт, аны башларга рөхсәт Кәтери патша (Юлия АПОЛЛОНОВА) Указга кул куйганнан соң гына башланып китте. Әлеге документта сәхнәгә чыкканнарның барысын да диплом белән бүләкләргә, дигән юллар да бар иде Иң сөендергәне, чыгышларда җирле авторларның әсәрләре дә яңгырады. Үзешчән композитор Александр ШТЕЙГАУЭРның үзебезнең җырчы, шигырьләр язу остасы Гөлнур ВАСЫЙЛОВА сүзләренә иҗат ителгән “Кызыл тавым“ җыры да соңгы вакытта популярлык казанып килә. Гаилә корып, балалар белән мәш килгән тагын бер сәхнә йолдыбыз Гөлнара САБИРОВАның да көйләр язарга сәләте ачылып киткән. Җирле шагыйрәбез Нәкыя ЙОСЫПОВАның “Мәңге бурычлы“ шигыренә заманча көй язган. Җырны Гөлнара үзе башкарды. Әйе, бүген кайбер эстрада җырларын өлкән яшьрәктәгеләр кабул итеп бетермиләр. Аларга классик әсәрләргә куелган кебек бик зур таләпләр куярга кирәкмидер. Ул җырлар яшьләргә адресланган, алар «Гөлҗамал» белән «Галиябану»ны гына тыңлап утыра алмый ич. Хәер, концертта урта һәм өлкән буыннарга таныш җырлар да яңгырады. Марат ЛОКМАНОВ, Елена ГРИГИНА, Флера ГАБДУЛЛИНА, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан СПИРИДОНОВ белән аның урынбасары Зөлфия НИКИФОРОВА, Инсаф ГАСЫЙМОВ белән Зөлфия МӨБАРӘКШИНА дуэтлары, “Урагай“ керәшен фольклор һәм “Зиләйлүк“ вокаль ансамбльләре башкаруында яңгыраган җырлар залда утыручы өлкәнрәк буын тамашачысын яшьлекләренә кайтармыйча калмагандыр. Соңгы елларда мәдәни чараларның күрке булган Валерий ШРЫКОВ, Илфир ИСЛАМОВ, Ильмир СӘМИГУЛЛИН, Айназ НУРГАЛИЕВ, Динара ИСМӘГЫЙЛОВА, яшь, өметле Илүзә ИБРАҺИ- МОВА, аталы-кызлы Александр һәм Камилла ШТЕЙНГАУЭРлар, бүгенге көндә Алабугада белем алучы Алсу ИСРАФИЛОВА, штукатур-буяучы булса да, сәхнәне үз итеп өлгергән Тамара ЛОБОВИКОВА узган ел район күләмендә уздырылган төрле мәдәни чараларның йөзек кашлары булдылар. Бүгенге көндә нәни бала тәрбияләүче Лилия ГАЛИЕВА да тормышын сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмаганлыгын тагын бер кат исбатлады. Фестиваль кунаклары булган Оксана ДМИТРИЕВА, Фәрид ГАЛИЕВ та концертка матур бизәк булдылар. Иң мөһиме, тамашачы күп булмаса да, сәхнәдәге һәр чыгыш зур алкышларга күмелеп каршы алынды. Үзен шундый байэчтәлекле концерт белән сөендергәннәре өчен Патшабикә артистларга, чыгышларны карарга килгән тамашачыларга рәхмәтләрен ирештерде. Аның иярченнәре (Алмаз ЗИННӘТОВ һәм Булат КАЮМОВ), Йорт иясе (Алмаз ШӘРИФУЛЛИН), Емеля (Булат КАЮМОВ) рольләре дә концерт-тамашага бик уңышлы кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International