Газетабызның 25нче гыйнвар санында Мамадыш районында сирәк очраучы җәнлекләргә, кошларга, балыкларга, үсемлекләргә; изге чишмәләргә; күлләргә, утрауларга... багышланган конкурс башлаган һәм газета укучыларыбызга беренче биремебезне җиткергән идек. Дөрес җавапны беренче булып, 25нче гыйнвар көнне 14 сәгать 50 минутта, Ольга Борисовна Рой хәбәр итте. Ул гаиләсе белән Мамадыш шәһәрендә гомер кичерә, 41 яшьтә. Мәктәптә укыганда биология һәм зоология фәннәрен яраткан. “Борындыкларны Нократ буендагы чишмәгә килгәч берничә тапкыр күргәнем бар иде“,– диде ул. Димәк, Пузанка тавындагы наратлык һәм тау итәге дә сирәк очраучы әлеге җәнлекләрнең яраткан урынына әйләнгән. Ольга Борисовна шалтыратыргамы, юкмы, дип тә шикләнеп торган. Шулай итеп... дөрес җавап: “БОРЫНДЫК.“