Район мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Иванов һәм район оешма предприятиеләре җитәкчеләре студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Анда Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре, югары уку йортына кергәнче белем үзәге һәм чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының кабул итү комиссиясе рәисе Гайдә Исакаева да бар иде. Ике өлештән торган чарада рәсмилек чагылмады. Студентлар район башлыгына нинди генә сораулар яудырмадылар: политехник көллият студентларына Президентныкы сыман район башлыгы стипендиясен дә билгеләп булмыймы; “Земский доктор“ кебек программа укытучылар өчен дә чыгарылмас микән; яшьләр районга эшкә кайтсын өчен нинди чаралар күрелә; район нинди һөнәрләргә кытлык кичерә; яшьләр сәясәте программасы эшлиме?... Район турында барысын да һәм хәтта күбрәк тә белүче Анатолий Петрович аларның һәркайсына җавап бирде, райондагы программалар, шәһәребезне инвесторлар игътибарын җәлеп итәрлек итү, сорау зур булган һөнәрләр турында җентекләп сөйләде. Районга табиблар; математика, физика, информатика, химия укытучылары; тренерлар; авыл хуҗалыгы өлкәсенә агрономнар, зоотехниклар, яхшы икътисадчылар һәм производстволарга эшче һөнәр белгечләре, бигрәк тә эшмәкәрләргә ихтыяҗ зурлыгын ассызыклады. Югары белем алып, иң мөһиме дипломлы булырга, дип омтылган заманнар артта калып бара. Бүген һәркем булачак һөнәрен үз теләкләрен һәм сәләтләрен генә исәпкә алып түгел, ә хезмәт базарындагы вәзгы- ятьне, ихтыяҗларны күзал- лап сайларга тырыша. Көндәшлек шартларына каршы тора алучан, алтын куллы, тырыш һөнәр остасы һәм кешелекле кеше һәрвакыт үзенә юл ярачак. “Хыялыгыз нинди?“ – дигән сорауга район башлыгы: “Мамадышны икътисадый яктан нык, лаеклы хезмәт хакы алучы яшь эшче көчләргә бай, замана белән бер аяктан атлаучы, куркынычсыз шәһәр итеп күрәсем килә!“ – диде. Очрашуның икенче өлешендә Казан аграр университетының “Әкәмәт“, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының “Марат: дубль 2“, КФУның Алабуга институтының “БУМ“ һәм Мамадыш политехник көллиятенең “Параграф 69“ командалары “Визит карточкасы“, “Шөһрәт минуты“
“Өйгә музыкаль бирем“ номинациясендә көч сынашты. Гран-прины “Әкәмәт“ яулады, ә “Позитив“ номинациясендә җиңгән безнең көллият егетләре югары уку йортлары студентларыннан һич калышмады: кыяфәтләре – көяз, шаярулары– бик урынлы, “Шөһрәт минуты“нда караңгыда утлы шар белән уйнаулары чиксез фантазияле шаккатырырлык чыгыш булды. Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе якташ студентларыбызның җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан дискотека оештырылды.