Икенче санлы лицей базасында “Россиянең ел укытучысы“ бәйгесенең төбәк этабының зона туры узды. Конкурсның беренче көнендә әлеге исем өчен Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе районнары вәкилләре көрәште, икенче көнне Мамадыш һәм Саба педагоглары үз осталыкларын күрсәтте. Мамадыш районы данын биш мөгаллим яклый: Лилия ГЫЙЛАЕВА (шәһәрдәге беренче санлы мәктәпнең химия укытучысы), Регина ЕРМОЛАЕВА (икенче санлы лицейның инглиз теле укытучысы), Светлана БАЙКИЕВА (беренче санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Гөлнара САФИНА (икенче санлы лицейның татар тале һәм әдәбияты укытучысы), ә “Яшь укытучы“ номинациясендә Кристина ФИЛИППОВА (дүртенче санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы). Финалга чыгучылар исемлеге февраль азагында билгеле булачак.