Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышына биш шәхси эшмэкэр чакырылган иде. Аларның өчесе җиңел автомобильләргэ хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Әмма нинди төр хезмәтләр күрсәтүләре турындагы әлмә такталарын муниципаль органнар белэн килештермәгәннәр. Ике шәхси эшмәкәргә бөркетмәләр вәкаләтле затлар тарафыннан сәүдә нокталарының ишек төбендәге чүп ташлый торган урналарны даими чистартып тормаганнары өчен тутырылган булган. Аларга торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләре аңлатылды. Бишесенә дә административ чаралар күрелде.