БЕЗДӘ ИКЕ УРЫН.

2017 елның 3 феврале, җомга

Республикада Яңа ел белән бәйле конкурс бәйгеләргә йомгак ясалды. Аларда безнең район да уңышлы катнашты. “Административ үзәкләре район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль районнарда үзәк чыршыны иң яхшы бизәү“ номинациясендә безнең район икенче урынны яулады. Красная Горка авыл җирлеге шундый ук уңышка “Биш зона төркеме буенча җирлекләрдә (район үзәкләре керми, җөмһүриятебездә 872 җирлек) Яңа елның үзәк чыршысын иң яхшы бизәү“ конкурсында Төньяк-Көнчыгыш зонадагы авыл җирлекләре арасында иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International