“Улыбыз, пропискада бездә торса да, Казанда укый. Без аның өчен дә үзарасалым акчасы түләргә тиешме? СӘЛИМӘ, К., Мамадыш шәһәре. “Бездә пропискада иремнең сеңлесе дә тора. Ул унбиш ел элек Мамадыштан чыгып киткән иде. Түбән Камада кияүгә чыгып, шундагы бер авылда яшиләр. Ул үзарасалым акча- сын кайда түләргә тиеш? ҺИДАЯ Ш., Мамадыш шәһәре.“ “Без Яр Чаллы шәһәрендә торабыз, икебез дә пенсионерлар. Шунда пропискада. Җәй көне инде вафат булган әти-әнинең авылдагы йортына кайтып торабыз. Бәрәңге, помидор, кыяр үстереп алып китәбез. Авыл җирлегеннән үзарасалым акчасы сорап килгәннәр иде. Без түләргә тиешме? ХӘЛИМ С.“
Редакциябезгә килгән әлеге хатлар белән юристларны да таныштырдык һәм консультацияләр алдык. Алар: “Кеше кайда пропискада торса, үзарасалым акчасын шунда түләргә тиеш. Бу – пропискада Мамадыш районында торып, башка җирдә укучы яки эшләүче улларга-кызларга, абыйларга һәм апаларга да кагыла. Ә әти-әниләре йортларын дача итеп тотучы якташларыбыз – туган якларына иганәлек ярдәмнәре күрсәтә алалар. Бик күпләр шундый изге гамәлләр кылалар – авыл урамнарына юл салуда, зиратларның коймаларын, чишмәләрне ремонтлауда үз өлешләрен кертәләр,“–диделәр. Халыктан җыелган, читтә яшәүче якташларыбыздан кергән һәр сум акча халыкның уртак мәнфәгатьләренә тотыла, бер тиене дә читкә китә алмый. Барысын да хокук саклау органнары тикшереп торалар.