6нчы февраль – район газетасының туган көне. Бөек Октябрь инкыйлабының дәһшәтле елларында февраль салкыннарында беренче саны дөнья күргән, үз гомерендә утны-суны, җиз торбаларны күп кичкән газетабызга дүшәмбе көнне 99 яшь тула. Димәк, без түгәрәк юбилей елына аяк басабыз. Яшерен батырын түгел: замана газетабыз алдына сынауларны хәзер дә бер-бер артлы куеп кына тора: аның алга таба басма форматта яшәргә хакы бармы, җәмгыятьтәге абруен саклап калу, күтәрү өчен журналистлар нәрсә эшләргә тиеш? Сораулар күп. Тик без “кыйблабызны“ анык беләбез: “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын“. Каләм изгегә тарта. Юбилей уңаеннан редакция газета укучылар арасында моңарчы күрелмәгән масштабта “Нократ“ белән 100 игелек“ дип исемләнгән бәйге игълан итә. Район газетасы Сезнең тормышыгызда нинди урын тота, аның белән бәйле нинди яхшы вакыйгалар исегезгә төште? Әллә көче җитмәгән авылдашлрыгызга алдагы елга подписка рәсмиләштерәсезме? Мохтаҗларга ярдәм фонды оештырырга, авылыгызның данын күтәрүчеләргә үз бүләгегезне бирергә булды- гызмы? Фикер - тәкъдимнәрегезне безнең белән уртаклашыгыз, без аларны түкмичәчми халыкка җиткерербез. Газета белән бәйле тарихлар моңсу да, кызыклы да, көтелмәгән дә булырга мөмкин, бердәнбер “ярамый“ – күңелсез тәмамланмасын. Хатларыгыз район газетасы битләрендә дөнья күрәчәк, иң яхшы өч мәкалә (идея, игелекле гамәл авторы) газетаның 100 яшенә багышланган тантанада бүләкләнәчәк.