Сары төстәге вак чәчәк ата торган урман һәм басу үләне. Аны очраткан саен җыеп кайтырга һәм киптереп куярга тырышабыз. Бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Чәйгә тәм кертү өчен дә салалар. “Сайкичү“ базарында хатыннар аны сатып акча эшлиләр. Халык: “99 төрле авырудан дәвалау үләне“,–ди. Дөрес җавапны редакциябезгә, 3-21-34 телефоны белән, МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВка шалтыратып әйтергә кирәк. Җаваплар чәршәмбе көнне 13 сәгатьтән соң гына кабул ителә башлый. Чөнки хат ташучыларыбыз газетабызны өләшергә сәгать 10нардан соң гына чыгып китәләр. Иганәчегә бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез.