“Мамадыш муниципаль районы һәм Мамадыш шәһәре буенча бердәм исәп-хисап үзәге“ ҖЧҖ, популярлаштыру максатыннан, шәһәр халкына ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон тәртиптә түләп булганын җиткерә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түләүнең өстенлекләре: 1.Мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләрнең компьютер, ноутбук, планшет, мобиль телефон кебек төрле чараларын кулланып, өйдән яки офистан, үзеңә уңайлы вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеге. 2.Шәхси мәгълүматларның югары дәрәҗәдә куркыныч сызлыгы тәэмин ителә. 3.Чиратлар юк вакыт янга калдырыла. 4.Теләсә кайсы банклар карталары белән түләсәң дә, комиссия 0 %. 5.Хезмәт күрсәткән өчен хисап приборлары күрсәткечләрен кертү мөмкинлеге. 6.Түләү буенча квитанцияне теләсә кайсы вакытта бастырып һәм архивны карый алу мөмкинлеге. Хезмәт күрсәтү һәм электрон сервислардан куллану тәртибе турында мәгълүматны үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта “ЕРЦ-Мамадыш“ ҖЧҖга мөрәҗәгать итеп, шулай ук 3-35-64 телефоны белән шалтыратып белешергә мөмкин