2нче февральдә, 17 сәгать 30 минутта, Мамадыш-Никифорово юлының 18нче километрында Chevrolet Niva машинасы тоткарлана. Аның руле артындагы ир-ат лаекыл исерек була. 42 яшьлек мамадышлы идарә иткән транспорт юри- дик затныкы. Исерек водитель машина йөртү таныклы- гыннан 1,5 елга колак каккан һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган, ә юридик затка карата 100 мең сумга беркетмә төзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ике сәгатьтән тагын бер юл йөрү кагыйдәсен бозучыны тотканнар: МТЗ- 82 тракторын иярләгән мамадышлының таныклыгы юк икән. Җинаятьченең полиция кулына беренче тапкыр генә эләгүе түгел, узган елның декабрь аенда да тоткарлаган булганнар. Моның өчен аны 15 тәүлеккә утыртканнар. Ике транспорт средствосы да штраф тукталышына куелган.