Мамадышлылар “Татарстан-24“ телеканалына ничек үтеп керде.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан-24“ республика телеканалын караучы күп кенә мамадышлылар үзләренә: “Монда нишләп таныш йөзләрне – шәһәрдәшләрне, райондашларны, безнең яңалыкларны, вакыйгаларны шулай еш күрсәтәләр соң әле?!“ – дигән сорауны бирми калмыйлардыр. Казаннан килгән тележурналистлар да күзгә чалынмый, ә Мамадыш яңалыклары анда шулай тиз барып җиткән...

Белгәнегезчә, җирле “МамадышТВ“ телеканалы эфирга яңа- лыклар чыгарылышы белән сишәмбе һәм җомга көннәрендә кичке 17.30 сәгатьтә, ТНВ телеканалы бүлгән вакытта чыга. Хәзергә. Киләчәктә безнең челтәрле партнер Татарстанда 2016нчы елда “ТАТМЕДИА“ АҖе һәм “Эфир“ компаниясе тарафыннан ачылган мәгълүмати “Татарстан-24“ телеканалы булачак. Аны мамадышлыларның күбесе “Летай-ТВ“ кабельле телевидениесенең 22нче төймәсеннән таба. Март-апрель айларында Татарстанның эре шәһәрләре “Татарстан-24“ телеканалы аша үзләренең тапшыруларын трансляцияли башлый. Яңа телеканал белән хезмәттәшлеккә, яңача эшләргә әлегә “Яшел Үзән“ телекомпаниясе генә әзер. Татарстан-24“ – бөтен республика яңалыкларын республика өчен тәүлек буе тапшырып торачак. Бу – икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт өлкәсеннән, вакыйгалар хроникасыннан иң оператив, иң төп яңалыклар палитрасы. “Мобильный репортер“, “Суть дела“, “Аналитика“, “Культпросвет“ рубрикалары, тулы анализлы сюжетлар тамашачы күңеленә теманы тирән ачу һәм оперативлылык белән эз ярачак. Бер сүз белән әйткәндә: материалга якын килү тагын да динамикалы һәм заманча булачак. Хәзергә Татарстанда моңа тиңнәр юк. “МамадышТВ“ телеканалы узган елның сентябрь аеннан бирле анда районыбыз яңалыклары, тормышы-көнкүреше турында 100дән артык сюжет җибәрде инде. Аларның барысы да “Татарстан-24“ аша күрсәтелде. Яңа форматка күчү безнең телеканалга моңар- чы күрелмәгән мөмкинлекләр тудыра, тапшыруларны әзерләүнең сыйфатын тагын да яхшыртуны таләп итә. Казандагы хезмәттәшләребез фикеренчә, аларга Мамадыш тележурналистлары белән эшләү ошый һәм яңа горизонтлар ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International