Барысын да төптән уйлап, көчләрне җәлеп итеп, чананы бергәләп җигелеп тартсаң, Мамадышта да бөтен Россиягә ишетелерлек җыр яңгыратырга, “мөгез чыгарырга“ була икән! Узган шимбә – 28нче гыйнварда шәһәребезнең җәяүлеләр урамында оештырылган “Sunnyfest“ креатив чаналар фестивале, чыннан да, күзләрне камаштырырлык тамашага әверелде.
Кышкы “Питрау“га әверелмәгәе Ай-яй, кая карарга белгән юк монда: борынгы һәм төрледән-төрле костюмлы авторлары янына баскан креатив чаналар күргәзмәләре, ярминкә, концерт, уеннар, болан чанасына утырып йөрү, сәүдә рәтләреннән таралган шашлык исе, һәркемгә тәкъдим ителгән бушлай коймак белән кайнар чәй, тамаша күрергә килгән халыкны ерып чыгарлык түгел... Сәхнәдә сүз бирелгән район башлыгы Анатолий Иванов та соклануын яшермәде: Масштабларны карап-карап йөрдем дә, шундый фикергә килдем: ел да бездә үтә торган кышкы “Питрау”га – тагын бер кызыклы брендка әверелмәгәе әле бу бәйрәм. Безнең девиз: “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” – диде. Алар, Аграр яшьләр оешмасының төбәк рәисе Миләүшә Заһидуллина белән чананың табанын парафин белән сыладылар һәм: “Наши сани, едут сами!” – дигән хикмәтле сүзне пышылдадылар. Бәйрәмгә старт бирелде, башланды, шуннан башланды...
“Киттек!” Республикабыздан җыелган 14 команданың тюнинглы чаналар ярышын меңләгән тамашачы карады. Алар өчен төп шарт бер генә: ул да булса – креатив чана ясау һәм анда фантазия белән шуу, дисәләр дә, командаларга катлы-катлы бәйгеләр узарга туры килде: эстафетада катнаштылар, ат җиктеләр, 100 коймак ашап ярыштылар. Совет урамында калкып чыккан бозлы таудан шуып төшәр алдыннан, чаналарын яклап иҗади номер да күрсәттеләр. Монысы үзе бер кызык тамашага әйләнде. Питрәчнең “Птица счастья” командасы шул исемдәге мәгълүм җырны башкарып күңелләрне күтәрде, июнь аенда үзләрендә узачак “Скорлупино” дип аталган йомырка фестиваленә чакырды һәм әтәч-чанасына утырып, выжлап таудан шуып төшеп китте. Мамадыш балалар яшүсмерләр йортының “Беренче очыш” (“Первый полет”) космонавтлар-командасы, нәкъ Гагаринча: “Поехали!” – диде. Ике команда куйган шәдчелеләргә әйтер сүз, аларның чыгышын үз күзләрең белән күрергә кирәк иде. “Богатыри“ның 1нче гыйнвар иртәсеннән көлкеле тамаша күрсәтеп, Емелья миче морҗасыннан төтеннәр чыгарып таудан ничек очканыыыыын күрсәгез. Чү! Болары чишенәләр түгелме?! Чынлап та! Әйе, исемнәре җисемнәренә туры килә: “Типа крутые перцы“! Киемнәрен болгап атып, чана “бассейн”нарына чумдылар, бер-берсенә сулар чәчә-чәчә, текә таудан финишка ыргылдылар. Инде эңгер-меңгер җитте, урамда утлар кабынды. Әче җил, суык үзәкләргә үтә, өшетә, ручка тоткан кул- ларым тоймый башлады, фотоаппаратның аккумуляторы утырды. Чаначылар һаман шуа, аларга эссе дә бугай әле... “Мамадыш, молодец!”–дигән сүзләр көне буе яңгы- рап торды. Социаль челтәрләрне шаккатмалы фотолар басты. Республика гаммәви-мәгълүмат чаралары дистәләгән репортаж бирде. Бәйрәмгә килми, күрми калучылар терсәкләрен тешләсеннәр.