Бу атна шимбәсендә, 4нче февраль көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Үзләренең товарларын Кирмән зонасы шәхси, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, белем бирү учреждениеләре тәкъдим итәчәк. Алардан тыш районыбызның башка төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр, фермерлар, предприятиеләрнең товарларын да сатып алырга мөмкин.