Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең өченче утырышы булып узды. Анда барлыгы сигез мәсьәлә тикшерелде. Утырышта катнашучылар агымдагы елда коррупциягә каршы көрәш кысаларында районыбызда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.
Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында зур кәнәфиләр биләгән түрәләрнең ришвәт алганда, бюджет акчалары белән “шаярганда“ эләгүләре турында хәбәрләр еш күренә башлады. Табиблар, кешедә онкологик авыруны дәвалаганда караганда, аны үзвакытында кисәтү отышлырак, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Коррупция белән дә шулайрак. Шуңа күрә бу чиргә карата көрәш кискен барырга тиеш. Яшәешебезнең кайсы гына тармагын алма, коррупция чалымнарын күрергә мөмкин.
Күптән түгел генә райондашларыбызның коррупциягә мөнәсәбәтләре буенча сораштыру уздырылган иде. Респондентларның 42 проценты коррупцияне ришвәтчелек белән бәйли. Биләгән урынны шәхси максатларда файдалану (21 процент), дәүләт акчаларын шәхси максатларга куллану (19 процент), дип уйлаучылар да өстенлек итә. Соңгы өч елда коррупция дәрәҗәсе үзгәрдеме, дигән сорауга сорашуда катнашучыларның 28 проценты, шул дәрәҗәдә калды, дип җавап биргән. Тагын 26 процент аның күпкә кимүен белдерә. Респондентларның 24 проценты, коррупция күпкә артты, дип саный. Кешеләр әлеге заман “чире“ турында мәгълүматларны каян алалар соң? Зур күпчелек (47 процент) төп чыганак итеп массакүләм матбугат чараларын саный. Кемдер туганнары (21 процент), икенче берәүләр хокук саклау органнары (13 процент) аша хәбәрдар. Шәхси тәҗрибәсе белән бәйләүчеләр дә (12 процент) бар. Коррупциянең киңәюенә ни сәбәпле? Әлеге сорауга респондентларның 35 проценты, түрәләрнең эшчәнлекләренә, аларның керемнәренә һәм чыгымнарына тиешле контроль булмау, дип җавап биргән. Сәбәп итеп бюджет тармагында хезмәт хакларының түбән булу дип санаучылар 23 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта халыкның культура дәрәҗәсе түбән булу (4 процент), милли традицияләр, менталитет (6%), гражданлык җәмгыятенең үсеш дәрәҗәсе түбән булу (3%), Суд системасының камил булмаваы (5%), коррупция өчен җәзаларның адекват булмавы (10%) һәм җәмгатьчелек тарафыннан күзәтүне җитмәве (14%) кебек киачелекләр дә сәбәп итеп алына.
Утырышта товарларны урнаштыруга заказларның, муниципаль ихтыяҗлар өчен эшләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең башкарылу, шул исәптән сатып алуда ачыклык һәм үтемлелелекне тәэмин итү буенча, сатып алуда катнашучыларның законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүне гамәлгә ашыру закончалыкларының үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.