Мамадышлылар экология елын ачырга әзерләнә. Исегезгә төшерәбез,
2017 ел Россиядә Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Шул рәвешле, алдагы ике елда башланган эшләр дә дәвам ителер, дип планлаштырыла. Теманың дәвамы Илнур Юнысов репортажында.
2017 ел җөмһүриятебездә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак билгеләп үтеләчәге хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр быел дәвам иттереләчәк. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, – дигән иде ул чагында республика Президенты. – Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк",- дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Мамадыш районында Экология темасына багышланган чаралар 2016нчы ел азагында ук башланды. Шәһәрдәшләребез һәм Мамадышка кунакка килүчеләр игътибар итми калмагандыр, “Яшьлек“ скверы территориясе бәйрәмгә үзенчәлекле итеп бизәлгән иде. Бу эшне мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары башкарды. Беренчеләре кардан төрле сыннар ясаса, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учрежденияләре ясалма чыршылар иҗат итте. Шул рәвешле, алар җәмәгатьчелекнең игътибарын чын чыршыларны кисмичә дә, матур итеп бәйрәм бизәге ясау мөмкинлегенә юнәлттеләр. Иң мөһиме, әлеге чыршыларның барысы да кул астында булган әйберләрдән генә: төрле төстәге пластик шешәләр, агач ботаклары, йомырка тезә торган савытлардан ясалган. “Святлячок“ коллективы бу эштә металлпластик су торбасын файдалана.
Гадәттәгечә, республика күләмендә тематик елны үткәрү буенча оештыру комитеты составы расланган, комитетка 2017нче елга чаралар планы әзерләү бурычы йөкләнгән иде. Алар шулай ук тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү, табигый мирасны саклау эшләрен дә контрольдә тотачак. Безнең төбәктә быел нинди мөһим эшләр планлаштырыла соң? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов сөйләде.
Экология темасына прокуратура хезмәткәрләре дә битараф түгел. 2017нче елда алар әлеге өлкәгә караучы барлык мәсьәләләрне аеруча ныклы контрольдә тотачакбыз,- дип белдерәләр.
-Экология өлкәсендәге законнарның үтәлеше мәсьәләсе күзәтчелек эшчәнлегендә һәрвакыт алгарышлы юнәлешләр рәтендә. Без райондагы экологик хәлгә даими рәвештә тәэсир итәбез. Монда урманнардан, сусаклагыч зоналардан файдалану, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару, санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин ителеш, Мамадышта чистарту корылмаларын төзү буенча кискен проблемалар игътибар үзәгендә булачак,- диде Радмир Нәдершин.
Районда экология елының рәсми ачылышы да булачак. Әлеге чара февраль аена билгеләнгән.