Мамадышта ирекле көрәш буенча чираттагы турнир узды.

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Мамадышта ирекле көрәш буенча чираттагы турнир узды. Кыш бабай һәм “Никомол“ ҖЧҖ бүләкләренә оештырылган чараны Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексы базасында үткәрделәр. Келәмнәргә 200 артык малай һәм кызлар чыкты.

Мамадыш районындагы “Никомол“ компаниясе Россиядә Татарстанда җитештерелгән сырлар һәм сыер майлары белән тәэмин итүче буларак билгеле. Җәмгыятьнең генераль директоры Гоар Никогосян бу юнәлештә 15 еллап шөгыләләнәбез, ди. Быел алар төбәгебездә спорт үсешенә үзләреннән өлеш кертергә булганнар. Шул рәвешле, ирекле көрәш турниры быел нәкъ менә алар иганәчелегендә үтә.

-Казанда яшәсәм дә, күңелем белән Мамадышта мин. Мин сезнең патриотыгыз. Районда спортка бирелүче игътибар, ирешкән уңышлар хакында да күп тапкырлар ишеткән бар иде. Бу юлысы үзебез дә ярдәм итәргә булдык,- ди Гоар Никогосян.

Турнир бер үк вакытта “Кыш бабай бүләгенә“ дигән исем дә йөртә. Шунлыктан, бәйрәмнең төп герое үзе дә яшь көрәшчеләргә хәер фатыйхасын бирде, уңышлар теләп, яңа ел белән котлады.

Ярышның төп иганәчесе- “Никомол“ ҖЧҖ генераль директоры Гоар Никогосян сүзләренчә, гаиләләрендә аларның көрәш белән “җенләнүчеләр“ байтак. Мисалга, бертуган абыйсының уллары- Валерий белән Вооружан Никогосян да бүген Кыш бабай бүләге өчен тырышачаклар.

-Без алар белән горурланабыз. Бүген, әлбәттә, аларның көрәшләрен игътибар белән күзәтәчәкбез. Киләчәктә дә бу юнәлештә барырлар, дип уйлыйм,- диде турнирның төп иганәчесе.

Ирекле көрәш буенча яңа ел турниры җиде районнан килгән 200дән артык спортчыны кабул итте. Алар өч келәмдә көч сынаштылар. Мәйданда 2004-2010нчы елгы үсмерләр, 2001нче елгы һәм яшьрәк булган кыз балалар бил алышты. Турнирның баш хөкемдары- спорт мәктәбе тренеры Айдар Гатиятуллин.

Бәйгедә катнашучылар арасында Ләйсән Мортазинага нибары 6 гына яшь әле. Әнисе әйтүенчә, бу турнир аның өчен беренчесе икән.

Сүз уңаеннан, турнирга килгән бер бала да бүләксез калмады. Һәрберсенә Яңа ел пакетлары хәстәрләнгән иде. Ә призлы урын алучыларны диплом белән медальләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International