Шәһәребезнең “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары белән районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзәләре очрашты. Максатыбыз, балаларга әхлак тәрбиясе бирү, халкыбыз йолаларын, гореф – гадәтләрен искә төшерү иде. Приютта 25 бала тәрбияләнә.Мәктәпкәчә яшьтәге 3 бала балалар бакчасына йөри, 22 бала мәктәптә белем ала.
Җылы каршы алдылар үзебезне. Балалар белән аралашып, әңгәмә уздырып, һәрберсенең фикерләрен тыңладык. Аннан татар халкының иң тәмле ризыкларыннан берсе булган – чәй токмачы пешерергә тәкъдим иттем. Балалар алъяпкыч, яулык ябып бик теләп эшкә керештеләр. Кемдер йомырканың сарысын аерды, икенчесе тырыша – тырыша камыр өчен каймак сала, өченчесе шикәр комы салып, барысын катнаштыра. Нәтиҗәдә егетләребез он салып камырны да әзерләп өлгерделәр. Һәр бала эштә, ара – тирә кирәк ингриентларны искә тәшерәләр. Камырны җәеп һәр балага җәемнәр өләшенде. Алар бик теләп чәй токмачы кистеләр. Инде соңгы этап – пешерү эшенә дә керештеләр. Һәркем туземсезлек белән көтә. Барсында да бер уй: “Тәмле булыр микән ?” Чәй токмачы пешкәнче Гузәлия һәм Гәуһәрия апаларына кушылып җырлап та алдылар. Өлкән кызлар өстәл әзерләргә кереште. Кунак апалар алып килгән җиләк – җимешләр, тәмле – тәмле конфетлар табынны тагын да тулыландырды. Ниһаять чәй токмачларын да табынга куйдылар. Кунак апалардан – Нурфия абыстай әхлаклылык темасына әңгәмә корды. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым да балаларга үз теләкләрен җиткерде. Әңгәмә табын артында дәвам итте. Һәр бала үз хезмәтләренең нәтиҗәсен – чәй токмачы татып карага ашыкты. Ә мин аларның йөзләренә, күзләренә карап шуны аңладым: “Алар канәгать, ризыклар бик тәмле булган”. Табын яныннан һәркем рәхмәт әйтеп бүлмәләренә таралды.
Айрат Мавлеев җитәкләгән коллектив турында бары тик ”Әфәрин, булдырасыз!” дип кенә әйтәсе килә. Ачык чырай, якты йөз белән каршы алдылар безне. Һәр балага игътибарлылар, ягымлы сөйләшәләр. Балалар яши торган бүлмәләр чиста, шкаф, тумбочкаларда тәртип. Кул эшлэре бүлмәсендә балалар кулы белән ясалган эшләнмәләр бихисап. Малайлар бүлмәсендә фиалкалар шау чәчәктә утыра. Алар бит дөрес тәрбия булмаса кышкы көндә чәчәк атмыйлар. Димәк, чәчәкләр дә тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Сүземне төгәлләп шуны әйтәсем килә. Сөенеп кайттым мин очрашудан. Чын тәрбиячеләр хезмәт куя монда. Араларында җылылык, татулык хөкем сөрә. Ә Айрат Мавлеевны “ үз эшенең чын остазы”, дияр идем мин. Балаларның һәрберсенә исемнәре белән эндәшә, ягымлы сөйләшә. Балалар да аның кырында бөтерелеп кенә йөриләр. Әтиләре кебек хис итәләр ахры.
Җитәкче менә шундый булырга тиеш ул! Иманым камил, коллекивның тырыш хезмәте юкка чыкмас. Алар тәрбияләгән балалар үсеп, халкыбызга тугры хезмәт итәрләр.
“Өмет” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары белән районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзәләре арасында мондый очрашулар алга таба айга ике тапкыр үткәреләчәк.
Луиза Мунировна
“Ак калфак” оешмасы балалар бакчалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.