КОМПЛЕКСКА ТЫНГЫЛЫК ЮК.

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексы якшәмбе көнне чираттагы бәйгеләрне кабул итте. Соңгы елларда әлеге спорт корылмасына бер дә “тынгылык“ юк. Түбән Ушма урта мәктәбе директоры Илшат Шәйдуллин сүзләренә Караганда, моннан ике ел элек биредә район, республика һәм Россия куләмендәге -27, 2015нче елда - 32, ә былтыр 34 спорт бәйгеләре, турнирлар, өйрәнү-күнегү жыеннары уздырылган. Яңа уку елы башланганнан бирле “Дуслык“та сигез спорт чарасы үткәрелде. Якшәмбе көнне биредә 2000нче елда туган hәм яшьрәк малайлар, кызлар арасында милли hәм ирекле көрәш буенча район беренчелеге узды. Әлеге бәйгеләрне төп максаты - Татарстан Республикасы укучылары арасындагы Спартакиадага иң көчлеләрдән командалар туплау иде. Мәгълум булганча, ул март аенда биредә үтәчәк. Беренчелеккә килгәндә, аны оештыруга эшмәкәрләр Рифат МОТЫЙГУЛЛИН, Ра­мил ХәМИДУЛЛИН, Дамир ГАНИЕВ иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Көрәшчеләр бигрәк тә Рифат Мәхмутовичка рәхмәтле. Буген аның ярдәме белән Олыяз, Түбән Тәкә­неш, Соколка, Югары Ушма мәктәпләренә келәмнәр кайтарылды, авылларда да ирекле көрәш популярлашып килә. Якын киләчәктә Көек-Ерыкса, Шәдче һәм Жәнлек совхозы төбәкләрендә яшәүче балаларга милли һәм ирекле көрэш буенча осталыкларын тагын да камилләштерергә мөмкин­лек тудырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International