“Олимп“ Боз сараенда ике көн дәвамында махсус урта белем бирүче уку йортлары студентларының хоккей командалары зона турнирында көч сынашты. Алты коллектив катнашты анда. Мамадыш политехник көллияте хоккейчылары үз төркемнәрендә Тәтеш һәм Сарман командаларын бирелдереп, ярымфиналга чыктылар. Бу этапта егетләребез актанышлыларны 6:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Ә инде финалда мамадышлылар Буа командасының нык каршылыгына очрады. Шулай булуга карамастан, безнең көллият хоккейчылары 3:1 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.