Мамадышта Россия күләмендә беренче тапкыр креатив чаналар фестивале узды.

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Мамадышта Россия күләмендә беренче тапкыр креатив чаналар фестивале – кышкы «SunnyФЕСТ»та таудан чанада шуу бәйрәме узды. Гадәти булмаган фестивальне «Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Мамадыш районы Башкарма комитеты белән берлектә оештырды.

Мамадыш районының Яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Айнур Әгъләмов сүзләренчә, ул социаль әһәмияткә ия проектлар бәйгесендә грант откан һәм приз – 170 мең акча алган, шуңа тагын химаячеләр акчасын да җәлеп итеп, «SunnyФЕСТ» фестивале барлыкка килгән.

 

tatar-inform.tatar

«Безнең максат – авыл яшьләренең ялын оештыру һәм районга яңа туристлар җәлеп итү. Фестиваль үткәрү идеясе яңа түгел түгел. Андый чаралар Мәскәү янында тау-чаңгы ярышлары ачылышында, шулай ук Самарада үткәрелгәне бар. Әмма безнең фестивальнең форматы үзенчәлекле, әле шушылай беркайда да булганы юк иде. Бүгенге яшьләргә кызык, креатив булсын. Республикада кышын кызык чаралар аз, безнең район туристларга кызыклы булыр иде», – дип билгеләп үтте Айнур Әгъләмов.

Гомумән алганда, «SunnyФЕСТ»та барлыгы 14 команда катнашты. Һәркайсына оригиналь чаналар хәстәрләү һәм авыр сынаулар үтәсе иде. Нәтиҗәдә, фестиваль җиңүчесе булып Мамадыш районының «Баһадирлар» командасы танылды. Аларның чаналары зур бассейн формасында ясалган иде. Жюри әгъзалары коену костюмнарыннан “бассейннарында” шуып төшкән яшьләр чыгышын лаеклы бәяләде, аларга 18 мең сумлык сертификат тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International