Узган ел районыбыздан Россия Федерациясе Кораллы Көчләрена 150 якташыбыз (шуларның 79ы - көзен чакырылды) алынды. Аларнын күпчелеге безнең район шефлыкка алган Чиләбе өлкәсендәге Трехгорный шәпәрендәге 41/013 санлы хәрби частьта хезмәт итәләр. Уналты якташыбыз анда көзен солдат шулпасын эчэ башлады. Район хәрби комиссары Андрей Синкевич сүзләренә караганда, хәрби частьлардан мамадышлылар турында унай фикерләр генә килә. Районыбыздан армия сафларына алынган гражданнарнын 20 проценты югары уку йортларын тәмамлаганнар, яртысыннан күбрәге - урта, кал- ганнары гомуми урта белемгә ияләр. Бүгенге көндә хәрби комиссариатта гражданнарны беренче хәрби исәпкә алу әшләре бара.