Бу атнада “Олимпиада–100” бәйгесенең чираттагы этабы башланды.

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бу атнада “Олимпиада–100” бәйгесенең чираттагы этабы башланды. Искәртеп узабыз, чара физик культура белән шөгыльләнүгә барлык укучыларны да җәлеп итү максатыннан оештырыла.  Әлеге фестиваль кысаларында районыбыз мәктәпләре арасында иң көчле сыйныфларны ачыклыйлар. Укучылар бу көннәрдә тимераякта шуу төрендә ярыша.

Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән уздырылучы “Олимпиада-100” проекты бу атнада чираттагы этабына керде. Искәртеп узабыз, спорт бәйгесе физик культура белән шөгыльләнүгә барлык укучыларны да җәлеп итү максатыннан оештырыла. Аның кысаларында ел саен районның 1нчедән алып 11нчегә кадәр булган иң көчле сыйныфларын ачыклыйлар.

–Әлеге проект эшли башлагач, укучыларда спортка караш тагын да артты. Хәзер аларда кызыксыну хисе көчле. Һәр сыйныфның үзен күрсәтәсе, яхшы урыннар аласы килә. Шунлыктан, ныклап әзерләнәләр. Ә моның өчен мөмкинлекләр тудырылган,– ди Дүсмәт урта мәктәбенең физкультура фәне укытучысы Ильмар.

“Олимпиада-100” спортның 13 төрен колачлый. Укучыларның чыгышларын балалар һәм яшүсмерләр йорты методистлары физик культура фәне мөгаллимнәре белән берлектә күзәтеп һәм теркәп баралар. Бу атнада методистлар Валентин Платонов белән Резеда Нуриева Тәкәнеш зонасындагы мәктәпләрне бәяләде.

8 этап буенча иң күп балл җыйган сыйныф җиңүче дип таныла. Әлеге коллективка район җитәкчелеге тарафыннан бүләк тапшырылачак.

Укучылар да бу проектны бик кирәкле дип саныйлар. Даими рәвештә күрсәткечләребез белән танышып барабыз,- ди алар.

-Җиңеләсе килми. Барлык төрләрдә дә катнашабыз. Миңа аеруча тимераякта шуу төре ошады,– ди Олыяз лицееның

Тимераякта шуудан кала, барлык төрләр буенча күрсәткечләрне кабул итү алдан төзелгән график нигезендә мәктәпләрнең үз базаларында үтә. Уку йорты янәшәсендә шугалаклары булмаган мәктәпләр бу төрне якын-тирә авылларга барып тапшыралар.

Спорт проектының нәтиҗәләре апрель ае азагында билгеле булыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International