Патриотик тәрбия бирү төбәк үзәге “Гаилә реликвиясе” дигән иҗади проектлар конкурсын үткәрә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуга багышлана. Бәйгедә Татарстанда яшәүче 14тән 30 яшькәчә булган һәркем катнаша ала.
Моның өчен гаилә реликвияләре турында инша язарга, презентация ясарга яки видео төшерергә кирә. Шулай ук туганнарыгызның яки хәтта танылган тарихи шәхесләрнең истәлекле әйберләре турында да бәян итәргә мөмкин. Шәхси шулай ук коллектив проектлар да кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 4 апрельгә кадәр тапшырырга була. Тулырак мәгълүмат www.relikvija.ru сайтында тәкъдим ителгән.
Конкурска нәтиҗәләр май аенда ясалачак. Гаилә реликвияләре турыда иң яхшы материаллар Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы Үзәк музее экспозициясендә урын алачак. Финалга чыгучыларга сертификатлар тапшырыла. Җиңүчеләргә дипломнар, ә иң яхшы проект ияләре Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары алачак.