Агымдагы уку елында укучыларның Бөтенроссия hәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында 124 укучы жиңү яулады. Шунысы игътибарга лаек, балалар математика, рус, татар һәм инглиз телләрен белүләре буенча сынауларда 4нче сыйныфтан башлап катнаштылар. Хәзерге вакытта җиңүчәләр hәм призлы урыннар яулаучылар, республика рейтингы буенча, Казанга олимпиадаларга барачаклар. 9-11нче сыйныфларда белем алучы бер укучы-әдәбият, икесе - физика, өчесе рус теленнән олимпиадада катнашты. Бу атнада алты укучы үзләренәң белемнәрен hәм мөмкинлекләрен - физкультура, икесе астрономия буенча сынаячаклар.