25нче гыйнварда шагыйрь, җырчы һәм актер Владимир Высоцкийның тууына 79 ел була.

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25нче гыйнварда шагыйрь, җырчы һәм актер Владимир Высоцкийның   тууына 79 ел була. Ул 1938–1980нче елларда гомер кичергән шәхес. Иң популяр совет җырчы-шагыйре. Театрда берничә дистә роль уйнаган: Гамлет, Галилей, Лопахин әнә шундыйлардан. Иң мәшһүр кино эшләре дип: «Место встречи изменить нельзя», «Маленькие трагедии», «Интервенция», «Хозяин тайги», «Вертикаль»не атыйлар. 2010 елда ВЦИОМ "20 гасырның иң бөек шәхесе" соравы буенча Владимир Высоцкий Гагариннан соң икенче урын алды. Бүген дә аның иҗатын яраталар, әсәрләрен яттан сөйлиләр, башка телләргә тәрҗемә итәләр.

Владимир Высоцкийның “Серебряные струны“ (“Көмеш кыллар“) шигыре Мансур Сафин тәржемәсендә әнә шулай яңгырый. Якташыбызның “Владимир Высоцкий: Ярсу йөрәк“ дип исемләнгән җыентыгына барлыгы 20 артык шигырьнең татар теленә тәржемәсе, багышлаулар, тормыш юлы, очерклар кергән. Китап 1000 данә тираж белән Яр Чаллы шәһәрендә басыла. Әдәби-нәфис басманың мөхәррирләре Рәзинә Мөхияр белән Раиф Закиров.

Шагыйрь, тәрҗемәче, тарихчы, публицист, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге сәркатибе Мансур Сафин иҗат белән 50 елдан артык шөгыльләнә. Әсәрләрен рус һәм татар телләрендә яза ул. Укучыга 66 җыентык тәкъдим итте. Шуларның 13-е тәрҗемәләр.  

Владимир Высоцкий әсәрләренә тәрҗемәләрдән тупланган җыентыкка шәхеснең иң популяр шигырьләре кергән. Алар бүгенге көндә дә халык күңелендә.

Владимир Высоцкий маадышлылар күңелендә ничек саклана? Бу сорау белән берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать иттек.

Мансур Сафин Владимир Высоцкийның 80 еллыгына аның шигырьләрен тәрҗемә итеп тагын бер җыентык әзерләгән. Бүгенге көндә китапны бастырып чыгару өчен иганәчеләр эзләү белән мәшгуль.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International